Волонтерлар коне.

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Волонтерлар коне үткәрелде.

Соңгы вакытта“волонтер”, “волонтер отряды” сүзләрен еш ишетергә була. Ә кемнәр алар – волонтерлар? Әлеге төшенчәләр белән танышу һәм волонтерлык хәрәкәтенең асылын ачу өчен балаларга презентация күрсәтелде. Презентацияне карагач, балалар волонтерлар яки иреклеләр – үз теләкләре белән, бушлай, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итуче кешеләр икәнен белделәр. Аларның эшчәнлеге балаларга, өлкән кешеләргә, инвалидларга, сугыш ветераннарына, йортсыз хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Теләсә кайсы яшьтәге һәр кеше волонтер була ала. Моның өчен гади эшләрдән башларга була: өйдә хуҗалык эшләрендә әти – әниләргә ярдәм итәргә, бәйрәмнәргә котлаулар әзерләргә, өлкәннәргә авыр сумкаларын күтәрешеп барырга, йортсыз хайваннарны ашатырга мөмкин. Волонтерларның максаты – дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итү.

Презентациядә күргән һәм ишеткәннәрдән соң, игелекле эш эшләү максатыннан, барысы да бәрдәм фикергә килделәр – кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлек ясарга булдылар.

Чараны “Бир бишне” дигән ишарә белән тәмамладылар. Волонтерлар бер – берсен нәкъ менә шулай сәламлиләр, моның белән алар башкарган эшләреннән канәгать булуларын белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International