2021 елның 3-5 декабрендә Россия хоккееның 75 еллыгына һәм туган телләр һәм бердәмлек елына багышланган 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча төбәкара турнир узды. Турнирда «Ягуар» Кукмарадан, «Белые Медведи» Ижевскидан, «Чаллы» Яр Чаллыдан , «Союз» Кировтан, «Северная Олимпия» Сыктывкардан, «Ак Бүре» Казаннан командалар катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Ак бүре» командасы яулады, икенче урынны- «Северная Олимпия», беренче урынны – «Ягуар» ( тренеры Илдар Ганиев). «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Заһир Шаһиев танылды