Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәрбияче Каримова А.Х. «Минем иң яхшы дустым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурс башланыр алдыннан, балалар: «Кем ул чын дус?» дигән сорауга җавап эзләделәр. Төрле фикерләр күп булды. Шунысы куанычлы, безнең тәрбияләнүчеләр «дуслык» сүзенең әһәмиятен аңлыйлар, дуслары турында сөйли алалар. Тикмәгә генә, үз рәсемнәрендә алар дуслары белән уртак эшчәнлек – чаңгыда һәм велосипедта йөрү, китаплар уку, балык тоту, уеннар, туп, табигатьтә ял итүне күрсәттеләр.
Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Барлык эшләр дә конкурс темасына туры килгән якты, матур килеп чыкты.