Кеше хокуклары көненә һәм Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "хокук дәресе"

2021 елның 10 декабре, җомга

10 декабрь көнне Кукмара муниципаль районының С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә китапханәче Гайнетдинова Нурия Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Закон, аның буенча син яшисең» дип исемләнгән хокукый белемнәр сәгате үткәрде. «Бердәм РОССИЯ» партиясе активистлары һәм әгъзалары, укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символлары барлыкка килү тарихы белән таныштылар, «без хокуклар турында нәрсә беләбез»дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара «Россия Федерациясе Конституциясе балалар өчен»фильмын карау белән тәмамланды.
#Бердәм Россия #ЕР16 #Ертартстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International