«Син канун буенча яшисең» хокукый белем сәгате

2021 елның 10 декабре, җомга

 10 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Гимназиянең 7а сыйныф укучылары өчен, китапханәче Нурия Гайнетдинова Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Син канун буенча яшисең» дип исемләнгән хокукый белем сәгате үткәрде. Укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символлары барлыкка килү тарихы белән танышты, «Без хокуклар турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирде. Чарада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Арсланова Алинә Евгеньевна катнашты. Чара «Россия Федерациясе Конституциясе балалар өчен» фильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International