Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балаларга «Төлке һәм соры бүре»дигән курчак театры күрсәттеләр.
Мондый театр куелышы-балалар, ата-аналар һәм Үзәк белгечләренең уртак хезмәте. Берәүләр декорация, курчаклар өчен костюмнар, икенчеләр музыкаль бизәлеш белән шөгыльләнсә, ә кемдер текстны һәм курчакларны йөртергә өйрәнде. Нәтиҗәдә, барлык тәрбияләнүчеләр дә курчак театрын бик теләп карадылар.
Әкиятне караганнан соң балалар аның эчтәлеге турында фикер алыштылар. Яхшы нәтиҗәләргә һәм үз максатына ирешү өчен алдап түгел, ә бәлки тырышып һәм намус белән эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.