2021 елның 10-12 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. ярышларда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Яшел Үзән шәһәренең «Тигры», Алабугадан «Серебряные волки», Кукмарадан «Ягуар», Можгадан «Медведи», Уфадан «HQ Hockey» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы 4 урынны яулады. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Булат Шаһәвиев танылды.