"Туган телем, халык зирәклеге чишмәсе" конкурс-уен программасы

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

14 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Гөрләвек» балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова экскурсия һәм «Туган телем, халык зирәклеге чишмәсе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, халык уеннары уйнады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International