Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Чарлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Тере табигать» дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Алар хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеороликлар карау белән тәмамланды.