17нче декабрь көнне «М.П. Прокопьев исемендәге Нырья урта мәктәбе» нең өлкән сыйныф укучылары Кукмара үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф. аларга китапханәгә язылу һәм китап сайлап алу шартларын аңлатты, китап күргәзмәләренә обзор үткәрде, районның әдәби картасы белән таныштырды. Очрашу конференц залда, Некрасовның тууына 200 ел тулуына багышланган, әдәби сәгать белән тәмамланды.