21 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Почкучук урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буенча экскурсия һәм «Яраткан әкиятләр әйлән-бәйлән» дип исемләнгән викторина үткәрде. Балалар яңа әкиятләр белән танышты, әкият персонажларының исемнәрен әйтте, белемнәрен күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.