КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2021 елның 24 декабре, җомга

1. Метеорологик фараз
Кисәтү
25 декабрьдә көндез, 2021 елның 26 декабрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяктан көчле җил 17-22 м/с, 25 декабрьдә 15 сәгатьтән 07 сәгатькә кадәр, урыны белән секундына 26 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Шулай ук 500 метрга һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек начарлану белән буран, көчле кар, юлларда кар көртләре көтелә.

2021 елның 25 декабренә
2021 елның 24 декабрендә 18 сәгатьтән 25 декабрь 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез кар, урыны белән буран.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төнлә 6-11 м / с; иртән һәм көндез 9-14 м / с, урыны белән 17-22 м / с, көннең икенче яртысында һәм кич белән аерым районнарда 26 м / с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -16..-18, аязган вакытта -22.
Көндез максималь һава температурасы -6..-11˚.
Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International