Танып белү сәгате “Татар бизәге”

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Әсән-Елга модель авыл китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Татар бизәге” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балалар татар халык орнаменты белән таныштылар, татар бизәгенә багышланган презентация күрсәттеләр. Моннан тыш, балалар карандаш һәм фломастерлар ярдәмендә татар бизәкләренең иң гади бизәкләрен ясарга өйрәнделәр. Чара ахырында балалар эшләре күргәзмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International