Экскурсия һәм «Яңа ел турында кем белә?» уен-викторина

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Куппрофильле лицейның 1в сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия һәм «Яңа ел турында кем белә?» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Алар викторина сорауларына җавап бирде, табигать күренешләре турында табышмаклар чиште, Яңа ел мультфильмнары һәм әкиятләре буенча яхшы белемнәрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International