Кукмарада Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай резиденциясе эшләячәк

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Кунаклар һәм район халкы өчен мастер-класслар, чыршы янында әйлән-бәйлән уеннары һәм башка чаралар оештырылачак.

2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр 13.00-15.00 сәгатьләрдә «Киндер-Күл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшләячәк. Бу турыда Кукмара районы Мәдәният йортында хәбәр иттеләр.

Программада: чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары, мастер-класслар.

Кунаклар һәм район халкы фотосессиядә катнаша, кар чаналарында, атларда йөри, кайнар чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйлана, шулай ук балалар өчен Кыш бабайның видеокотлавына заказ бирә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International