«Яңа ел калейдоскобы» уен-викторина, «Кышкы удмурт бәйрәмнәре» конкурс – уен программа

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Салават күпере» милләтара аралашу клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Иске Юмья, Ош-Юмья авылы китапханәчеләре Лидия Макарова һәм Ольга Зайцева балалар өчен рус һәм удмурт телләрендә «Яңа ел калейдоскобы» уен-викторина, «Кышкы удмурт бәйрәмнәре» дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрде. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә балаларны Изге Николай көнен бәйрәм итүнең тарихы, легендалары, традицияләре белән таныштырды.  Балалар Тол бабай турындагы риваятьне, беренче кышкы бәйрәм – Толсур турында белде.

Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, Яңа ел турында шигырьләр укыды, җырлар башкарды, биеде. Балалар бик күңелле итеп ял итте. Чара ахырында балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International