21 гыйнварда Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Гарипов Инсаф Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында яшь музыкантлар өчен "Иртәгәдән йолдызлар" республика иҗат программасы концертында чыгыш ясады. Тыңлау нәтиҗәсендә 116 егет һәм кыз арасыннан иң яхшыларның 25ен Казан, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Әтнә районнарыннан сайлап алдылар. Инсаф П.Пиццигонинең "Яктылык һәм күләгәләр" әсәрен башкарды. Инсафны һәм укытучысы Гарипова Г.Ф. бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз!!! Уңышлар сезгә!!!