«Холокост. Буыннар хәтере»

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган VIII «Холокост Хәтер атнасын» үткәрү планы кысаларында стационар төркем балалары белән «Холокост. Буыннар хәтере» ди аталган стенгазета ясалды.

      Балалар стенагазета чыгаруга бик җитди карадылар. Эш өчен тарихи фактлар, шигырьләр, фоторәсемнәр, рәсемнәр тупланды. Эш барышында алар кирәкле материалны җентекләп сайлап алдылар һәм ябыштырдалар.

      Әлеге тема буенча фикер алышканда, балалар мондый һәлакәт беркайчан да кабатланмасын иде дигән уртак теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International