“Өзелмәсен кайтыр юлыгыз” (Рәмзия Хөсәенованың китабын тәкъдим итү кичәсе)

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 нче январь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Рәмзия Хөсәенованың “Өзелмәсен кайтыр юлыгыз” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Кичә барышында китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы, әдәбият, сәнгать сөючеләрне,килгән кунакларны Рамзия Хөсәенованың тормышы, иҗаты, эшчәнлеге белән  таныштырды. Биргән сорауларга Рәмзия ханым кызыклы, тулы, матур җаваплар  бирде. Рәмзия Хөсәенованың шигырьләре укылды, аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында электрон презинтация күрсәтелде

Әлеге кичәдә Рамзия ханымны белгән, аның белән бергә хезмәт иткән, бергә иҗат иткән, гомумән аның белән күпмедер дәрәҗәдә таныш булган һәркем чыгыш ясады, Рәмзия ханымга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Кичә җыр-моңга төренеп барды. Ясирә һәм Гөлсияр ханымнар, Римма Салихова, Рәмзия һәм Альмира ханымнар үзләренең матур җырларын  тамашачыга бүләк иттеләр.

Әлеге кичә бик җылы мөһиттә үтте, һәркем үзенә рухи азык алып, Рәмзия ханымның күпкырлы талантлы шәхесенә сокланып таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International