"Көчле, кыю, җитезләр!"

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Махсус Олимпиада -2022 проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Яшь атлетлар» программасы буенча,  Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Көчле, кыю, җитезләр!» дигән  спорт чарасы уздырылды.

         Һәрбер спорт чарасының максаты - балаларда физик үсеш күнекмәләренә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итү, командада дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү.

         Программасында күңелле команда ярышлары да бар иде. Катнашучылар көч һәм чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Барысы да зур теләк, җиңүгә омтылыш белән ярышларда катнаштылар.

    Мондый чаралар безнең балаларга күтәренке кәеф, көч-дәрт, үз-үзеңә һәм үз җиңүләреңә ышаныч бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International