Ел саен 17 гыйнварда бөтен дөньяда балалар уйлап табулар көне билгеләп үтелә. Әсән - Елга модель авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучылары өчен шушы көнгә багышланган дәрес видеосы үткәрелде. Иң танылган балалар уйлап табулары һәм алар турында презентация карадылар. Балалар күргәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Нинди уйлап табулар аларны барыннан да бигрәк тәэсирләндерде. Китап күргәзмәсендә балалар уйлап табулар турында китаплар белән таныштылар һәм өйгә укырга алдылар.