Кукмара районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Туган ягым» дигән темага «Тарих сәгате» узды.
Чараның максаты-туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларны кече Ватаныбызның Гүзәл һәм бай мәдәни-тарихи мирасы белән таныштыру, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү.
Балалар туган якның күренекле шәхесләренең биографиясе белән таныштылар. «Үткәнгә сәяхәт» уенында катнаштылар, анда түбәндәге тукталышлар булды: «Саннар һәм фактлар, «Символика», «Күренекле кешеләр тормышы».
Балалар үзләренең кече Ватаны турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.