«Кошлар өчен җимлекләр ясау»

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Шәймарданов Н.Н. «Кошлар өчен җимлекләр ясау» дигән дәрес үткәрде.

Бу дәрестә балалар кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлекләр ясарга өйрәнделәр. Хезмәт буенча инструктор нинди агач материаллардан җимлек җыярга, столяр эшләнмәләренең детальләрен ничек тоташтырырга, ягъни столяр эшенең барлык нечкәлекләрен аңлатты.

Мондый дәрес бик вакытлы һәм актуаль.

Дәресләрдән соң балалар педагог белән берлектә җимлекләр элделәр, азык өеп куйдылар. Һәм өйдә дә җимлекләр ясап, бакчада элеп куярга вәгъдә иттеләр.

Мондый дәресләр балаларның хезмәт күнекмәләрен үстерә, мөстәкыйльлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International