Чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе-хатирәләр кичәсе генә түгел, бу, беренче чиратта, яхшы кәеф, үз командасы һәм тренеры белән җанлы аралашу һәм ял кичәсе дә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе-хатирәләр кичәсе генә түгел, бу, беренче чиратта, яхшы кәеф, үз командасы һәм тренеры белән җанлы аралашу һәм ял кичәсе дә. 

Безнең спорт мәктәбендә 2022 елның 29 гыйнварында беренче тапкыр безнең чыгарылыш сыйныф укучылары - «Орион»  хоккей командасы белән очрашу кичәсе узды. Чара башында рәхмәт сүзләре белән УДМС  башлыгы Илсур Кашапов чыгыш ясады. Ул Илдар Марселевичны котлады, илебез хоккее үсешенә керткән өлеше өчен диплом тапшырды. 

 Боз аренасында «Орион» һәм «Ягуар-2006» арасында иптәшләрчә матч узды, тәнәфестә алып баручы кызыклы конкурслар үткәрде. Чара ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук «Орион» һәм «Ягуар» командаларының әти-әниләре тренер Илдар Ганиевка спорт характерындагы тәрбия һәм чыдамлык өчен рәхмәт белдерделәр. Хоккей матчы һәм үткәрелгән конкурслар командаларның дуслык рухын  һәм бердәмлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International