2022 елның 01 февралендә 9.00-10.00 сәгатьләрдә Кукмара муниципаль районында ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге базасында (ГАУСО) Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгечләре, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатларында гражданнарны кабул итәчәк. Катнашырга теләүчеләрнең барысы да чакырыла.