«Яңа короновирус йогышын профилактикалау» дигән темага медицина советы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

     2022 елның 31 гыйнварында  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Яңа короновирус йогышын профилактикалау» дигән темага медицина советы үткәрде.

      Медицина персоналына үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне коронавирус инфекциясеннән ничек сакларга, куркынычсыз эпидемиологик әйләнешне ничек тәэмин итәргә һәм гигиенаның гап-гади кагыйдәләре турында онытмаска кирәклеге турында тагын бер кат искәрттеләр. Һәрвакыт кулларыгызны юыгыз: эшкә килгәч һәм өйгә кайткач. Профилактика өчен дымлы салфетка яки дезинфекцияләүче эретмәләр туры килә. Биткә, күзгә, борынга кул белән тимәгез. Вирус организмга лайлалы тышча аша тизрәк эләгә. Төчкергәндә һәрвакыт яулык белән капланыгыз. Өйдән чыккач та  профилактика чараларын үтәргә кирәклеген онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International