«Аларны сугыш тәрбияләде» хәтер дәресе

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

3 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 6а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова яшь герой-антифашист көненә багышланган «Аларны сугыш тәрбияләде» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Китапханәче сөйләвеннән балалар партизан отрядларында көрәшкән, яшерен оешмалар әгъзалары булган, разведчик һәм элемтәче, шәфкать туташлары булган пионер-геройларның исемнәрен һәм фамилияләрен белде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International