“Бөтен һәнәрләр дә кирәкле” һөнәри юнәлеш бирү сәгате

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Фирдания Закирова экскурсия һәм “Все профессии важны” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга һөнәрләрнең күптөрлелеге, иң онытылган, иң кирәкле, иң кыю, иң яңа һөнәрләр турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда бик теләп катнашты, табышмаклар һәм ребуслар чиште. Чара һөнәрләр турында видеофильм карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International