Аш-Бузи авылы китапханәчесе «Китапка кунакка» дип исемләнгән экскурсия оештырды. Китапханәгә “Тамчы” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде, балалар китапханәдә искиткеч китаплар һәм журналлар барлыгын белделәр. Аннары әдәби викторинада катнаштылар.