Сәламәтлек дәресе «Начар гадәт белән дус булма»

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Зур Кукмара урта мәктәбенең 2 б класс укучылары өчен “Начар гадәт белән дус булма” дигән темага сәламәтлек дәресе үтте. Гадәт сүзенең нәрсә аңлатуы турында сөйләнде, аның уңай һәм тискәре яклары булуы әйтелде. Укучыларга  өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне әдәпле тотарга, “шифалы” сүзләрне куллана белергә кирәклеге, начар гадәтләргә иярмәскә икәнлеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International