«Вакыт безне сайлады» хәтер дәресе

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

9 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен китапханә буенча экскурсия һәм «Вакыт безне сайлады» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче Гайнетдинова Нурия балаларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, солдатларның авыр шартларда үз бурычларын батырларча үтәүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International