Ял көне китапханәдә - вакытны мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү, ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр белү мөмкинлеге ул. Шул максат белән Трыш авыл китапханәсендә кызлар һәм малайлар шашкаларның мавыктыргыч дөньясына чумдылар. Китапханәче Рүзилә Төхвәтуллина балаларга шашка тарихын һәм аларның кагыйдәләрен сөйләде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Мондый уеннар балаларда үҗәтлек, максатчанлык, тапкырлык, игътибарлылык тәрбияли.