2022 елның 10 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә Зөфәр кызы «Аңны югалтуда беренче ярдәм» темасына «Медицина сәгате» үткәрде.
Балалар аңны югалту вакытында беренче медицина ярдәменең, кагыйдә буларак, зыян күргән кешегә бу вакытта янәшәдә булган кешеләр тарафыннан күрсәтелүен белделәр. Әгәр кеше аңын югалтса, беренче чиратта аркага яткызырга һәм аякларын күтәрергә кирәк. Мондый хәл кан әйләнешен яхшыртуга һәм аның хәлен җиңеләйтүгә китерәчәк. Алга таба, һава агымын тәэмин итү өчен киемдәге төймәләрне ычкындырырга кирәк. Һәм, һичшиксез, өлкәннәргә эндәшергә кирәк яки 112, 103 телефоны буенча ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.