«Афганистан йөрәк ярасы» батырлык сәгате

2022 елның 11 феврале, җомга

11 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Афганистан йөрәк ярасы» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чарага Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 5б сыйныф укучылары һәм Әфган сугышы ветераны Миннеханов Фазыл Рашил улы чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, югалтулары, һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.

Соңыннан сүз Фазыл Рашиловичка бирелде. Ул балаларга Әфганстанда хезмәт итүе, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга туры килүе турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның сөйләвен тыңлады, аңа күпсанлы сораулар бирде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International