Әдәби сәгать: “Язучы һәм тормыш”

2022 елның 11 феврале, җомга

11  нче февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен “Язучы һәм тормыш” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр февраль аенда туган язучылар – совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче Ибраһим Гази, татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин иҗатлары белән таныштылар.Язучыларның шигырьләрен тыңладылар, бергәләп шагыйрьләр сүзләренә язылган җырларны җырладылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International