2022 елның 12-13 февралендә Казанда тимераякта фигуралы шуу буенча «Вираж Кубогы» ярышлары узды. «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Кәримә Гарипова тренер Анастасия Григорьева җитәкчелегендә 4 нче урынны алды һәм 3 нче разрядны үтәде.