Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Яшь атлетлар» Махсус олимпиада – 2022 проектын тормышка ашыру кысаларында «Кем тизрәк!» исемле спорт-уен программасы оештырылды.
Бу чарада балалар физик форманы саклау өчен ярыштылар һәм күнегүләр ясадылар, балансировка, хәрәкәтне координацияләү, йөгерү, предметлар белән хәрәкәт итү кебек мөһим күнекмәләрне ясадылар. Шулай ук командада уйнарга, инструкцияне дөрес үтәргә өйрәнделәр.
Ярышларда катнашучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр. Максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш өчен призлар бирелде.