15 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Чулпан” балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган “Исемең калды, моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.