15 февраль көнне «Народы дружат книгами» проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 6 б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Миңа үзем яшәгән төбәк кадерле» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул балаларга Кукмара районында яшәүче халыкларның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте турында сөйләде. Гөлфия Мөкмин кызы «Күпмилләтле Кукмара» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, төрле милләт язучыларының китаплары белән таныштырды. Чарада катнашучыларга якташ язучыларның иҗаты буенча буклетлар таратылды.