2022 елның 15-17 февралендә Ленинград өлкәсе Коробицыно шәһәрендә Россия укучылары Спартакиадасының фристайл буенча финалы узачак.
Татарстан республикасыннан Кукмара фристайлистлары: Вәлиев Айрат, Гайнуллин Кәрим һәм Зарипов Булат – тренер Ибәтова Диләрә Мансуровна балалары катнаша. Барыгызга да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.