«Бар җырымны илгә багышладым» шигырь бәйгесе

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Гөрләвек» балалар бакчасы белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде.  Китапханәче Фирдания Закирова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның фаҗигале һәм батыр язмышы турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Барлык катнашучыларга  грамоталар  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International