16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буйлап экскурсия һәм «Таныш булмаган» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Балалар хайваннар турында әкиятләр һәм хикәяләрне искә төшерде, төрле конкурсларда катнашты, видеоклип карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.