«Күрмәдек - күрербез» әдәби сәгать

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

17 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулу уңаеннан, «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дигән VI төбәкара акциядә катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен «Күрмәдек - күрербез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, Нина Павлова – галим, биология фәннәре докторы, әкият һәм хикәяләр авторы. Акция Нина Павлованың «Хәйләкәр тузганак» әкиятен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International