18 нче февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, 21 февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназияның 8 б сыйныф укучылары белән “Туган телсез туган ил булмый” дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, асылы турында, туган тел, аның әһәмияте, аны саклау турында сөйләде. Туган тел турында электрон презинтация күрсәтелде. Шулай ук укчыларга районыбызда яшәп иҗат итүче берничә язучы-шагыйрьләребез Харис Мостафин, Розалия Яппарова, Мәгъмүрә Марданова үзләренең туган тел, туган як турында шигырьләрен укыдылар.Шулай ук укучылар туган тел, Татарстан турында викторина сорауларына җавап бирделәр.