«Без җитез егетләр» әдәби-уен программа

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

19 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 3б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Без җитез егетләр» дип исемләнгән әдәби-уен программасын үткәрде. Балалар Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүнең тарихы һәм традицияләре турында белде. Соңыннан алар интерактив уенда катнашты. Балалар яхшы белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтте. Чарада волонтер Семенова Гөлнара Гарәфетдин кызы катнашты. Ул балаларны бәйрәм белән котлады һәм календарьлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International