30 август көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Татарстан Республикасы Көненә багышланган зур концерт узды. Концерт программасында район мәдәният йортының "ЭВВА", "Инвожо" ансамбльләре, марий җырларны башкаручы Ангелина Ирбулдина һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Бәйрәм, яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.