Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

         Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Бу чара Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар планы кысаларында, туган як тарихын өйрәнү һәм әхлакый - патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.

         Балалар өчен музей заллары буйлап төрле экспозицияләр белән экскурсия уздырылды, алар ата-бабаларыбызның тормышын, шәһәребезнең барлыкка килү тарихын аңларга һәм күрергә ярдәм итте.

        Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре кече ватанның тарихы һәм мәдәнияте, туган як традицияләре турында кызыклы итеп сөйләде.

        Балалар музей предметының, экспонатның, экспозициянең нәрсә икәнлеге турында күзаллау алдылар. Кайбер балалар беренче тапкыр чабата, самавырлар, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Ата-бабаларыбызның киемнәрен ничек тимерләгәннәрен, майны, ашлыкны, туку станогында ничек эшләгәннәрен һәм башкаларны белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International