«Әдәби Татарстанга сәяхәт»

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

31 август көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова экскурсия һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган «Әдәби Татарстанга сәяхәт» виртуаль сәяхәт уздырды. Ул укучыларга электрон презентация ярдәмендә республика, Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре, символлар һәм истәлекле урыннар, язучылар һәм шагыйрьләр турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International