Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Балалар татар милли орнаменты тарихы, аның төрләре белән таныштылар.
Балалар өчен татар орнаменты белән бизәлгән эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, әлеге тематикага караган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Әлеге дәрес шулай ук грант откан социаль проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Мондый дәресләр халык сәнгатенә карата кызыксыну һәм эстетик караш тәрбияли, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.