Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!
Барлык укучыларны, урта һәм югары уку йортларыстудентларын,педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен – укытучылар һәм тәрбиячеләрне, тренерларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен, ветераннарын күтәренке һәм якты рухлы бәйрәм – Белем көне уңаеннан ихласкотлыйм.
Төрле тарихи чорларда, данлыклы җиңүләр яуланган яисә авыр сынаулар кичергәнвакытларда яңа уку елы башланган көнне –1 сентябрьне без һәрчак гомумдәүләт дәрәҗәсендәге зур вакыйга, буыннар арасындагы ныклы бәйләнеш, күпмилләтле халкыбызның мәгърифәткә һәм яңадан-яңа фәнни ачышларга булган көчле омтылышының чагылышы буларак кабул итәбез.
Барлык милләт һәм дин вәкилләренә, олысына-кечесенәбердәй якын һәм аңлаешлы булганлыктан, Белем көне Россиядәге сыман тантаналы һәм киң колачлы итеп дөньяның бер генә илендә дә бәйрәм ителмидер, мөгаен. Әмма шулай да, иң әүвәл бу – дулкынланып тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, якты хатирә булыпкүңелләрендә гомергә сакланачак беренче укытучылары белән очрашкан-танышкан беренче сыйныф укучыларының бәйрәме.Бөек илебезнең киләчәге турыдан-турыяшь буынның ни дәрәҗәдә белемле, мәдәниятле, ирекле, җаваплы һәм нык фикерле булып үсүенә бәйләнгән.
Һәрбер җәмгыятьнең үсеше нигезен сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле, матди-техник базасы тотрыклы булган мәгариф тәшкил итә. Хәзерге замандагы сәяси вазгыять,читтән бер туктаусыз илебезгә,шул исәптән мәгарифкә һәм фән өлкәсенә ясалган басым, уртак тырышлык куюны, үз мөмкинлекләребезһәм традицияләребезгә таянуны таләп итә. «Мәгариф» илкүләм проектын, хәзерге заман мәктәбен камилләштерүне һәм цифрлы нигезгә корылган белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашыру, фәнне югары технологияле, чит илләрнекен алмаштыра алырдай продукция җитештерүгә юнәлтү безгә күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен юлларачар дип ышанам. Татарстанда Цифрлаштыру елында уздырыла торган чаралар моңа зур этәргеч бирергә тиеш.
Татарстан педагогларына, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, профессорларга, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгәолы рәхмәтемне белдереп, республика җитәкчелеге җәмгыятебез өчен гаять мөһимхезмәтегездә киләчәктә дә барлык кирәкле шартларны тудырачак дип ышандырасым килә. Сез яшьләребез күңеленә сеңдерә, тәрбияли килгән Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт кебекрухи хәзинәләр, тырышлык, намус белән эшләү, гыйлемгә омтылу кебек сыйфатлар, файдалы гамәли күнекмәләр әһәмиятен һичкайчан җуймый.
Сезгә, кадерле дуслар, чын йөрәктән яшәү дәрте, иминлек, сәламәтлек, белем бирү, фән өлкәсендә яңа казанышларга ирешүегезнетелим!
Белем көне мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов